Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казлар йолка кызлар

Кара Чишмә авылында яшәүче 85 яшьлек Миннур апа Хөсәенова быел 110 каз бәбкәсе алып үстергән. Күптән түгел ул каз өмәсе үткәрде. "Мин инде берничә ел рәттән шулай күпләп каз асрыйм. Башка елларны да 30-50 каз бәбкәсе алып үстердем. Быел 110ны алырга булдым,- ди хуҗабикә. - Шуларның дүртесе генә үлде." Хәзер...

Кара Чишмә авылында яшәүче 85 яшьлек Миннур апа Хөсәенова быел 110 каз бәбкәсе алып үстергән. Күптән түгел ул каз өмәсе үткәрде.


"Мин инде берничә ел рәттән шулай күпләп каз асрыйм. Башка елларны да 30-50 каз бәбкәсе алып үстердем.

Быел 110ны алырга булдым,- ди хуҗабикә. - Шуларның дүртесе генә үлде."

Хәзер инде бәбкә саклау, аларны тәрбияләү мәшәкатьләре артта калган. Көннәр салкынайту белән авылларда каз өмәләре башланды. Миннур апа да берничә көн рәттән әлеге эш белән мәшгуль булган.

Аңа ярдәмгә күршеләре, туганнары, авыл кызлары килә. Казларның күпчелеген йолкыганнар да. Без барган көнне Хөсәеновлар йортында кабат каз өмәсе гөрли иде.

"Бу арада көн дә каз өмәсенә барырга туры килә,- ди Гөлнур Шәкүрова. - Соңгы елларда безнең авылда да каз-үрдәк асраучылар күбәеп китте. Казлар йолкырга бик теләп йөрим. Ул бит бер бәйрәм кебек. Бергә җыелып авыл яңалыкларын сөйлибез, кызык хәлләрне искә төшерәбез, хәтта җырлап та алабыз".

"Шулкадәр казларны кая урнаштырып бетерәсез?"- дип кызыксындым хуҗабикәдән.

"Сораучылар күп. Авылда да алалар, Әлмәткә дә алып барып сатабыз",- ди Миннур апа.

Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА.
Кара Чишмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Гуси

2
X