Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларга таныклыклар бирделәр

Алар һәркайсы һөнәрле инде: кайсыдыр рәсем ясарга, икенчеләре биергә, баянда уйнарга оста. Әле мәктәптә генә укысалар да, алар сәхнәдә дә үзләрен бик кыю, иркен тоталар. Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә узган чыгарылыш кичәсендә бүген бу уку йортында белем алулары турында таныклык бирелгән һәр укучы турында диярлек мактау сүзләре әйттеләр. Балаларның -...

Алар һәркайсы һөнәрле инде: кайсыдыр рәсем ясарга, икенчеләре биергә, баянда уйнарга оста. Әле мәктәптә генә укысалар да, алар сәхнәдә дә үзләрен бик кыю, иркен тоталар.

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә узган чыгарылыш кичәсендә бүген бу уку йортында белем алулары турында таныклык бирелгән һәр укучы турында диярлек мактау сүзләре әйттеләр. Балаларның - укытучыларга, укытучыларның әти-әниләргә рәхмәте дә иреште.
Район үзәгендәге төп бинада, Лашманда һәм Кармыштагы филиалларда укыган егетләр һәм кызларга (барысы 51) документ тапшыру алдыннан сәнгать мәктәбендә зур концерт күрсәттеләр. Чыгарылышларның бәйрәм концерты. Профессионал яктан ачылып, нечкә юмор белән тәкъдим ителгән программаның һәр чыгышы алкышларга күмелде.
-Быел да чыгарылыш көчле, балалар сәләтле, укуда тырыш, сабыр, тыңлаучан булдылар,- ди сәнгать мәктәбе директоры Рәмзия Гайниева.- Монда алган белемнәре киләчәк тоормышларында, һичшиксез, кирәк булачак.
Мәктәп укытучылары һәм укучылары бүген генә түгел, башка вакытта да районда үтүче бик күп чараларда актив катнашалар, бәйрәмнәрне җыр-моң белән, биюләр белән бизиләр. Соңгы елларда казанышлары да күбәйде, яшь талантлар хәтта республикакүләм конкурсларда, фестивальләрдә призлы урыннар яулыйлар, үзләрен таныталар, районга да дан өстиләр. Мәктәпнең үзендә дә әледән - әле тематик чаралар еш оештырыла.
-Бу чыгарылыш укучыларыма рәхмәт кенә. Яхшы укыдылар. Алардан аерылу, дөресен әйтим, бик авыр, - ди баянчы егетләр үзләре дә нык хөрмәт иткән укытучылары Владимир Юрин.
Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбендә, төрле түгәрәкләрдә, узган уку елында дүрт йөздән артык бала шөгыльләнгән.
... Әгәр белгеч сәләтле баланы вакытында күреп алса, аның талантын үстерергә булышса, әти-әниләр дә кызыксынса, күпчелек бала кайсыдыр өлкәдә үз көчен раслый ала. Үскәч, олыгайгач, тормыш иткәндә бар да кирәк: җырлый, бии, ниндидер музыка инструментында уйный белергә, хәтта матур итеп сөйләргә дә кирәк. Шуңа күрә, сәнгать мәктәбе укытучылары да әйтүенчә, мөмкинлек барында улларыбызны һәм кызларыбызны һәрьяклап үстерү, белем, тәрбия, һөнәр бирү өчен тырышу мөһим.
Бәйрәмнән фоторепортаж "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДШИ