Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән умартачылары узган ел 28 миллион сум керем алган

Бүген безнең районда 3753 баш умарта исәпләнә. Узган елны чирмешәнлеләр умартачылык продукциясен сатып, чама белән 28 миллион 500 мең сум керем алганнар. Районның умартачылык буенча инспекторы Рәсыйх Шәфыйков шулай ди. Берничә ел элек күмәк хуҗалыклар таркала башлагач, умартачылыкка да игътибар кимеде. Ул, нигездә, шәхси хуҗалыкларда гына калды. Соңгы вакытта район...

Бүген безнең районда 3753 баш умарта исәпләнә. Узган елны чирмешәнлеләр умартачылык продукциясен сатып, чама белән 28 миллион 500 мең сум керем алганнар. Районның умартачылык буенча инспекторы Рәсыйх Шәфыйков шулай ди.

Берничә ел элек күмәк хуҗалыклар таркала башлагач, умартачылыкка да игътибар кимеде. Ул, нигездә, шәхси хуҗалыкларда гына калды. Соңгы вакытта район җитәкчелеге әлеге тармакны торгызу буенча актив эш алып бара. Бу турыда авылларда узган җыеннарда да еш сөйләнде.
Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Ивашкино, Әккәрәй, Чумачка, Югары Кармалка авылларында умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күп, ә менә Кармышта, мәсәлән, умарта оялары санаулы гына икән.
-Кызганычка каршы, күмәк җәмгыятьләр шактый керемле-умартачылык тармагы белән җитди шөгыльләнми, - ди Рәсыйх Шәфыйков. -Бүген нибары "Кади" җәмгыятендә генә умарта тоталар. Ә бит элек бер "Андреевка" совхозының биш умарталыгында гына да 800гә якын умарта оясы бар иде.
Дөрес, 2010нчы ел коры булу сәбәпле бал уңмады, 2011-12нче елларны да умартачылар уңышлы санамыйлар. Шул елларда без байтак кына сатып алучыларыбызны югалтканбыз. Узган, 2013нче елны умартачылар яхшы, сыйфатлы бал аерткан, ә менә аны урнаштыру - проблема булды.
Шулай да умартачылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр шактый. Аларга ярдәм итәрлек, киңәш бирерлек тәҗрибәле умартачыларыбыз да аз түгел. Әйтик, Иске Котыштан Вениамин Хайсанов, Ивашкинодан Сергей Романовский, Әккәрәйдән Валерий Макаров, Иске Элмәледән Анатолий Макаров, Ульяновкадан Ивановлар, Чумачкадан Батдаловлар бу эшнең осталары дип була.
-35 ел элек бу йортка килен булып төштем, шуннан бирле гел умарталар арасында инде мин,- ди Нәкыйбә Батдалова. - Каенатам тирә-якка танылган оста умартачы иде, ирем Атлас аның эшен дәвам итте. Умартачылыкта да, башта акча кертмәсәң, тиз генә зур табыш алып булмый. Тиешенчә тәрбияләмәсәң, карамасаң, балсыз да калырга мөмкин. Шулай да мин аны авыр хезмәт димәс идем. Бер җаена керешсәң, эшләп була. Безнең авылда умарта асраучылар йорт саен. Умартачылык - отышлы тармак, ул үзен аклый. Бүген без йорт тутырып мал асрыйбыз. Әмма, ярый әле умарталарыбыз бар дип яшибез. Дөрес, балны урнаштыру проблемасы була. Безнең даими клиентларыбыз бар, товарыбызны нигездә алар ала.
Март ае умартачы өчен иң җаваплы чор икән. Чөнки бу вакытта бал кортлары кышкы йокыдан уянып, актив эшчәнлеккә керешә. Корт ояларын кышлату урыныннан һава температурасы 8-10 градуска кадәр җылыткач кына тышка чыгарырга.
-Умартачылык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә без дә ярдәм итәргә әзер. Мәсәлән, бүген умарталарны кабат урманнарга чыгару мөмкинлеге бар. Моның өчен урман хуҗалыгы аша, урмандагы участокны рәсмиләштерергә кирәк, - ди умартачылык буенча инспектор Р. Шәфыйков. -Умарта ояларын, инвентарьны җитештерүчеләр бәясе буенча алып бирергә мөмкинлек бар. Умарта кортларын да табарга булышабыз. Бу мәсьәлә буенча инде мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Заявкаларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында җыябыз. Сораулар булса, 2-51-17 номеры буенча да шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан