Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында Татарстан Президенты “Ильхан“ сөтчелек комплексын да карады

Чирмешән районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып киттеләр. Югары Кәминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда Президент әүвәл язгы кыр эшләре барышы белән кызыксынды. -Көздән сөрелгән җирләрнең 72 процентында дым каплаттык, тиешленең 31 процент өлешендә чәчү үткәрдек....

Чирмешән районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып киттеләр.


Югары Кәминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда Президент әүвәл язгы кыр эшләре барышы белән кызыксынды.

-Көздән сөрелгән җирләрнең 72 процентында дым каплаттык, тиешленең 31 процент өлешендә чәчү үткәрдек. Тагын ун көннән кыр эшләрен төгәллиячәкбез, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Бүген көнбагыш, шикәр чөгендере дә чәчәбез.

Марат Әхмәтов районның авыл хуҗалыгында, бигрәк тә үсемлекчелектә позитив үзгәрешләр булуын билгеләп үтте.

Президент авыл хуҗалыгында күрсәткечләрне яхшырту кирәклегенә ишарәләп, дәүләт программаларында ничек катнашуыбыз турында да сорады.

-Барлык программаларда да катнашабыз, - диде Фердинат Дәүләтшин.

Югары Кәминкәдә "Ильхан" сөтчелек комплексында да булды Рөстәм Миңнеханов. Биредә әлегә 139 баш буаз тана бар, баштарак кайтарылган 31 тана бозаулаган да. Һәркайсы көненә уртача 25әр килограмм сөт бирә.

Барысы 1000 башка исәпләнгән, районда мондый бердәнбер комплекста 500 баш сыер асралачак корпус эшкә җигелгән, 500 башка тагын бер корпус төзелә, бозаулар өчен дә урын ясыйлар. Азык, кадрлар җитәрлек. Язгы кыр эшләрен дә кызу темпларда алып баралар.

Комплекс хуҗасы, шәхси эшмәкәр Ильяс Хәнәфиев таналар алуга тотылган чыгымнарны каплауда Президенттан ярдәм сорады. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне өйрәнергә, булышырга кушты.

-Әлегә сездә нәтиҗәләр мөмкинлекләрегезгә туры килми, яхшырак эшләргә кирәк, - диде Миңнеханов, бүгенге очрашуда катнашучыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined