Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән чаңгыга басты

Районыбызда "Татарстан чаңгы юлы-2014" кысаларында узучы ярышлар көчле салкыннар аркасында кичектерелә төшкән иде. Узышны бу якшәмбедә оештырдылар. Анда 400ләп якташыбыз катнашты. Лагерка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Матвеева бүген бер километрлы дистанцияне узды. 50 яшьтән олырак хатын-кызлар арасында ул икенче урын иясе. -Яшь чакта, Тәтеш педагогия училищесында укыганда, ярышларда еш...

Районыбызда "Татарстан чаңгы юлы-2014" кысаларында узучы ярышлар көчле салкыннар аркасында кичектерелә төшкән иде. Узышны бу якшәмбедә оештырдылар. Анда 400ләп якташыбыз катнашты.

Лагерка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Матвеева бүген бер километрлы дистанцияне узды. 50 яшьтән олырак хатын-кызлар арасында ул икенче урын иясе.
-Яшь чакта, Тәтеш педагогия училищесында укыганда, ярышларда еш катнаша идем. Чаңгыда хәзер балалар белән дәресләрдә йөрим. Бигрәк рәхәт бит - саф һава сулыйсың. Бүген дистанциянең уртасында, дөрес, авыррак булды, аннан җайланды үзе,- ди авыл мөгаллимәсе.
Район Сабантуйлары уза торган стадионда оештырылган шушы бәйгедә мәктәп укучылары гадәттәгечә бик актив. Алар әллә ничә төркемгә бүленеп узышты. Үз тиңнәре арасында - Ульяновкадан Владимир Иванов, Варвара Тимирясова, Вадим Орлов, Татьяна Сафронова, Максим Тимирясов, Иске Элмәледән Ангелина Шерматова - җиңүчеләр.
-Быел ярышка спортчыларыбыз башка еллардан да күбрәк килгән. Бәхеткә, чаңгыларыбыз да сыйфат ягыннан яхшыра бара. Әйтик, безнең балалар һәм яшүсмерләр-спорт мәктәбендә генә дә 70ләп пар чаңгы бар. Андый инвентарьләрне тагын арттырасы иде дә: Олимпия чемпионнарын без тәрбияләргә тиеш бит,- ди ярышларның баш судьясы Петр Захаров.
Бу көнне чаңгы юлында гаиләләр дә көч сынашты. Быел "алтын"га Чирмешәннән Мироновлар ия. Гаилә башлыгы Александр - нефтьче, әниләре Людмила - район үзәгенең беренче мәктәбе укытучысы, уллары Данила шул мәктәптә укый.
-Ярышларга берничә көн генә әзерләндек. Кызганыч, чаңгыда сирәгрәк йөрибез шул, бу безгә, кем әйтмешли, минус,- ди Людмила.
Стадионга спорт костюмы киеп килгән район башлыгы Наил Зарипов үзе дә чаңгы юлын узып җитәкчеләргә үрнәк күрсәтте.
VIР-узышка чыккан оешма, предприятие җитәкчеләре арасында мәктәп директорлары - Түбән Кәминкәдән Әхтәм Мусин, район үзәгендәге 2нче мәктәптән Наталья Юрина - чемпионнар. Алар символик дистанция - 2014 метр ара узды.
"Татарстан чаңгы юлы - 2014" район бәйгесендә үз төркемнәрендә тагын Ульяновкадан Юлия Тимирясова, Иван Владимиров, Петр Рыбкин, Иске Элмәледән Петр Захаров, Марина Колесникова, Татьяна Шерматова, Чирмешәннән Надежда Капитонова, Шенталадан Геннадий Епифановларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
"Татарстан чаңгы юлы - 2014" бәйгесенең йомгаклау беркетмәсе
9-11 яшьлек малайлар арасында
1 урын - Иванов Владимир
2 урын - Куркин Илья
3 урын - Захаров Игорь
9-11 яшьлек кызлар арасында
1 урын - Тимирясова Варвара
2 урын - Ерошкина Елена
3 урын - Чуканова Екатерина
12-14 яшьлек кызлар арасында
1 урын - Шерматова Ангелина
2 урын - Григорьева Светлана
3 урын - Владимирова Светлана
12 -14 яшьлек малайлар арасында
1 урын - Орлов Вадим
2 урын - Статин Максим
3 урын - Акимчук Роман
15-17 яшьлек кызлар арасында
1 урын - Сафронова Татьяна
2 урын - Лазарева Юлия
3 урын - Владимирова Татьяна
15-17 яшьлек егетләр арасында
1 урын - Тимирясов Максим
2 урын - Хмелев Николай
3 урын - Иванов Виктор
18-29 яшьлек хатын- кызлар арасында
1 урын- Тимирясова Юлия
2 урын - Ярхунина Кристина
3 урын - Эльбекова Галия
18-29 яшьлек ир-егетләр арасында
1 урын - Владимиров Иван
2 урын - Рыбкин Андрей
3 урын - Фәттахов Илгиз
30 -39 яшьлек ир - егетләр арасында
1 урын - Захаров Петр
2 урын - Зубов Дмитрий
3 урын- Малый Павел
30 -39 яшьлек хатын-кызлар арасында
1 урын - Колесникова Марина
2 урын - Осипова Наталья
3 урын - Сумина Наталья
40-49 яшьлек ир-егетләр арасында
1 урын - Рыбкин Петр
2 урын - Мәссаров Хәким
3 урын - Емельянов Николай
3 урын - Аютов Александр
40- 49 яшьлек хатын-кызлар арасында
1 урын - Шерматова Татьяна
2 урын - Бодрягина Наталья
3 урын - Мисбахова Флүзә
50 яшьтән өлкән ир-атлар арасында
1 урын - Епифанов Геннадий
2 урын - Билалов Фаиз
3 урын - Кәримов Рәмил
50 яшьтән өлкән хатын-кызлар арасында
1 урын - Капитонова Надежда
2 урын - Матвеева Татьяна
3 урын - Епифанова Валентина
VIP - узыш (ир-егетләр арасында)
1 урын - Мусин Әхтям - Түбән Кәминкә урта мәктәбе директоры
2 урын - Кәримов Рәмил - "Чирмешән Электр челтәрләре" ҖЧҖ директоры
3 урын - Ефимов Дмитрий - "Чирмешән" муниципальара бүлеге
VIP - узыш (хатын-кызлар арасында)
1 урын - Юрина Наталья - 2 нче Чирмешән урта мәктәбе директоры
2 урын- Федулова Ирина - Ульяновка урта мәктәбе директор урынбасары
3 урын- Шәрифулина Эльмира - 1 нче Чирмешән урта мәктәбе директоры урынбасары
Гаилә эстафетасы
1 урын - Мироновлар
2 урын- Әхмәтҗановлар
Чарадан фоторепортаж http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/145----2014.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лыжня Татарстана