Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Югары Кармалка мәдәният йортына килүченең кесә телефонын урлаганнар

Югары Кармалка кешесе авыл мәдәният йортында үзенең кесә телефонын урлаулары хакында хәбәр иткән.

11-17 ноябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 28 хәбәр кабул иткәннәр.

Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 21 административ беркетмә төзелгән. Бу чорда җиде җинаять эше кузгатканнар.

Район юлларында дүрт юл-транспорт һәлакәте булган, өчесе - матди зыян белән, берсендә бер кеше җәрәхәтләнгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 73 очрагы теркәлгән, бер машина йөртүче транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Берәү Иске Элмәле авылындагы йортка кереп, җылылык системасының торбаларын һәм кулдан ясалган газ мичен урлап чыккан. Бу хакта полиция бүлегенә Иске Котыш кешесе хәбәр иткән.

Чирмешәндә яшәүче ханым аңа кулын күтәргән туганын җаваплылыкка тартуны сорый. Бу фактлар буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлегеннән алынды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев