Лашманда “алтылы”ны көпчәксез калдырганнар
Кеше һәм закон

Лашманда “алтылы”ны көпчәксез калдырганнар

Лашман авылы кешесенеке булган ВАЗ-2106 автомашинасының дүрт тәгәрмәчен дә салдырып урлап киткәннәр.

Узган атнада район полиция бүлекчәсендә тулаем 39 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 10 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда имгәнүчеләр юк, машиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 82 очрагы, шуларның 12се участок уполномоченныйлары тарафыннан ачыкланган.

 2 нче Чирмешән мәктәбе бинасында ике яшүсмер сүзгә килгән һәм берсе икенчесенә кул күтәргән. Әлеге ызгышның сәбәпләрен хокук саклау органнары тикшерә.

фото: архив


Нет комментариев