Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коралыңны тапшыр һәм тыныч йокла

Агымдагы елның узган алты аенда район территориясендә теркәлмәгән бер мылтык законсыз әйләнештән алынган. Шул чорда ирекле рәвештә алты берәмлек, шул исәптән икесе теркәлмәгән, корал тапшырылган. "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бу кораллар Югары Кармалкада, Түбән Кармалкада, Иске Элмәледә, Чирмешәндә, Әмирдә яшәүчеләрдә сакланган. -Әгәр дә теркәлмәгән шома көпшәле мылтык алынса, аның...

Агымдагы елның узган алты аенда район территориясендә теркәлмәгән бер мылтык законсыз әйләнештән алынган.

Шул чорда ирекле рәвештә алты берәмлек, шул исәптән икесе теркәлмәгән, корал тапшырылган.
"Чирмешән" муниципальара бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бу кораллар Югары Кармалкада, Түбән Кармалкада, Иске Элмәледә, Чирмешәндә, Әмирдә яшәүчеләрдә сакланган.
-Әгәр дә теркәлмәгән шома көпшәле мылтык алынса, аның хуҗасы административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин,- ди полиция бүлегенең оператив кизү торучы полиция капитаны Сергей Баляев. - Сырлы көпшәле яисә сугыш коралына үзгәртеп ясалган мылтык табылган очракта җинаять җаваплылыгы каралган.
Кеше ирекле рәвештә коралын тапшырса, җаваплылыктан азат ителә. Элек корал тапшыручыларны акчалата бүләкләү дә каралган иде. Хәзер теркәлмәгән һәм төзек булган мылтык тапшырган өчен генә түлиләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X