ГАИ хезмәткәрләре Рөстәм Кәримовны район үзәгендә туктаталар. Машина йөртүче медицина тикшерүе узуыннан баш тартса да, алкоголь исе килү, үз-үзен тотышында да аек түгеллеге ачык күренгән.
Аның автомобилен штрафстоянкага озаталар. Суд барышында якташыбызның гаебе тулысынча расланган һәм Кәримовка карата 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.
Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын
тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.
Нет комментариев