Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Февраль аенда тагын дүрт чирмешәнле машина йөртү таныклыксыз калган

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы февраль аенда гына да исерек килеш машина йөртүче тагын дүрт кешегә карата карар чыгарган.

Аларның дүртесе дә суд утырышына килмәгән, ләкин барысы да җәзаны алганнар:  30 мең сум штрафка тартылганнар һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр.

Кармыш авылында яшәүче Булат Шәмсуновны Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында төнлә туктаталар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең салмыш булуын раслый.

Яңа Элмәле кешесе Владимир Иванов та төнлә юлга чыга. Автоинспекторлар белән ул Иске Элмәле авылында “очраша”. Аңарда алкоголь эчемлек куллану билгеләре: авыздан исерткеч эчемлек исе килү, гәүдәнең тотрыксызлыгы, сөйләм бозылу, битнең төсе кискен үзгәрү, үзен гадәти хәлдә тотмавы ачык күренгән, моны медицина тикшеренүе нәтиҗәләре дә дәлилли.

Чирмешәндә гомер итүче Илфак Әбүнәгыймов һәм Ивашкинодан Михаил Белов тикшерү узудан баш тартсалар да, судья, карар чыгару өчен, аларның гаебен, исерек килеш автотранспорт йөртүләрен раслаучы дәллиләр җитәрлек, дип санаган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев