Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бер хатын-кызны мошенниклар алдарга маташкан

13 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 38 хәбәр кабул ителгән.

Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре 18 административ беркетмә төзегән.

 Бер атна эчендә район юлларында матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда өч кеше зыян күргән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 31 очрагы ачыкланган.

Бер хатын-кызның телефонына берәү шалтыратып, үзен “Ростелеком” хезмәткәре, дип таныштырган, килешү төзергә кирәклеген әйтеп, паспорт мәгълүматларын һәм кесә телефонының номерын сораган.  Бу ханымның телефонына код килгән, ярый әле ул аны әйтмәгән - алданмаган.  Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.

 

 Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев