Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында тагын бер машина йөртүче таныклыксыз калган

Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын бер машина йөртүченең эшен тикшергәннәр.

Июль аеның бер көнендә Шешминка авылында яшәүче, 71 яшьлек Владимир Мыновны иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә  автоинспекторлар шушы ук авыл урамында туктаталар. Аның аек булмавын тән төсендә үзгәрешләр, спиртлы эчемлек исе дә күрсәтә, алкотектор да моны раслый, ләкин якташыбыз медицина тикшерүеннән баш тарта, соңыннан суд утырышына да килми. Шулай да җәзадан котыла алмый, суд тарафыннан ул 30 мең сум штраф һәм бер ел да алты айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев