Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешән районында яшәүче мошенникларга ярты миллион сум акча күчергән

Иске Үтәмеш авылы кешесе полициягә үзен алдап 500 мең сум акча җибәрергә мәҗбүр иткән билгесез кешеләрне җаваплылыкка тартуны сорап мөрәҗәгать иткән.

15-21 май көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частена 32 хәбәр кергән. Ике җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 31 очрагы ачыкланган. Бер йөртүче транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен җаваплылыкка тартылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 19 административ беркетмә төзелгән.

Хокук сакчылары кисәтә: банкның яки теләсә кайсы дәүләт структурасының хезмәткәрләре беркайчан да SMS-код, банк картасыннан пароль яки башка шәхси мәгълүмат җибәрүне сорамыйлар.

Әгәр мондый хәлләр белән очрашсагыз, кичекмәстән полициягә шалтыратыгыз һәм белгечләр белән киңәшләшегез!

Уяу булыгыз! Үзегезне алдарга ирек бирмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев