Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы суды аек булмаган хәлдә машина йөртүчегә карата карар чыгарды

Чирмешәндә яшәүче Сергей Шалаховны автоинспекторлар кичке якта район үзгендә туктаталар, аңарда алкогольле эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең салмыш булуын раслый.

Шалахов суд утырышына килмәгән, әмма үз гаебен тулысынча таныган һәм эшен аннан башка карауны сорап гариза язган.

Суд аңа, исерек килеш автомобиль руле артына утырган өчен, 30 мең сум штраф түләтү һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев