Сәфәрдә чакта укылмый калган намазны ничек каза кылырга?
Дин һәм тормыш

Сәфәрдә чакта укылмый калган намазны ничек каза кылырга?

«Хозур дин турында» телеграм-каналында сәфәрдә чакта намаз уку тәртибен аңлаталар

Мосафир намазын укый алмыйча калдырса, ничә рәкәгать каза кылырга тиеш?

Сәфәрдә укылмыйча калдырылган 4 рәкәгатьле намазны 2 рәкәгать итеп каза кылырга кирәк. Бу мондый кагыйдә буенча хәл ителә: «Намаз ни рәвешле фарыз кылынган булса, шул рәвешле каза кылына».

Сәфәрдә 4 рәкәгатьле намазны 2 рәкәгатькә кадәр кыскартырга тиешле булганлыктан, мосафир мондый намазны калдырса, ул аны 2 рәкәгать итеп каза кылырга тиеш (Борханеддин Әбүл-Хәсән Әл-Мәргинәни, «Әт-тәҗнис вәл-мәзид»).

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев