Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Корбан чалу кагыйдәләре: Чирмешән районы мөхтәсибе аңлатмасы

Мөселманнар өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете якынлаша. Аңа ничек әзерләнергә? Кемнәр корбан чалырга тиеш? Рамил хәзрәт Ибраһимов белән шул хакта әңгәмә кордык.

-Рамил хәзрәт, корбан кайсы көнне чалына?

-Бу эшне гает (бәйрәм) намазы укылганнан соң башларга кирәк. Шушы гает көненнән башлап, безнең корбан чалу өчен өч көнебез (тәшрик көннәре) бар. Һәм өченче көндә кояш баю белән корбан чалу вакыты тәмамлана. Әгәр кемдер малны гает намазыннан алда чалса, я дүртенче көнгә калдырса, бу корбанга саналмый, ә гадәти мал чалган кебек була. Корбан чалу өчен  беренче көн икенчесенә караганда хәерлерәк, икенче көн исә өченчесеннән яхшырак.

-Нинди малны чалсаң да ярыймы?

-Сарык, кәҗә, сыер, дөя малларын корбан итеп чалырга була. Аларның ниндидер бер җенестә булуы шарт түгел.

-Эре мал ничә яшьлек булырга тиеш һәм ул ничә кеше исеменнән чалына?

-Сыер малы – ике яшьтән, дөя биш яшьтән үткән булырга тиеш. Андый хайваннарны җиде кеше исеменнән корбан итеп чалырга мөмкин.

-Ә вак мал?

-Кәҗә-сарыкның бер яшьтән дә ким булмавы шарт. Әгәр, яше тулмаса да, гәүдәләре зур икән (карап торуга бер яшьлек кебек күренсәләр), аларны корбанга чалырга рөхсәт ителә. Бер вак мал бер кеше (гаилә) исеменнән генә чалына.

-Эре малның итен җиде кешегә ничек бүләргә?

-Корбанны бергәләп чалган кешеләр арасында ул ит башта үлчәнелә, шуннан соң төгәл рәвештә исәпләп таратып бирелә. Чамалап кына бүләргә ярамый.

-Мөселманнарның барысына да корбан чалу тиешме?

-Корбан чалдыручы: мөселман; акыл ягыннан сәламәт; балигъ яшьтә; азат (ягъни әсир, кол я вакытлыча ирегеннән мәхрүм ителгән кеше түгел); үзе яши торган җирдә (ягъни сәфәрдә түгел); хәлле (ягъни нисабы тулган) кеше булырга тиеш.

-Хатын-кызга үз корбанын чалганнарын карап тору дөресме?

-Әгәр аңа моңардан рухи зыян килмәсә, карап тора ала. Зыян килердәй булса, читкә китсен.

-Нинди хайваннар корбанга ярамый?

-Кимчелекләре күп булса, андый малны корбанга чалу дөрес түгел. Әйтик, күзләренең берсе яки икесе дә бөтенләй күрмәсә; йөри алмаслык дәрәҗәдә аксак булса; колакларының яки койрыгының яртысы киселгән; бик нык ябык булса; тумыштан койрыгы яки колаклары булмаса. Аз гына кимчелеге булган малларны корбанга чалу рөхсәт ителгән. Әмма иң яхшы корбан – бөтен кимчелекләрдән азат һәм сау-сәламәт хайван.

-Корбан чалган вакытта нинди дога укыла?

-Чалынасы хайванны кыйблага каратып, сул ягына яткырганнан соң, шушы дога укыла: Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ (Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һичбер тиңдәше юктыр). Соңыннан ният әйтелә: “Йә Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән (фәлән кызы фәләннән) кабул кыл. “Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр!” – диеп, корбанлыкны бугазыннан чалып җибәрәсе.

Чалган корбаннарыбыз кабул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев