Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Кара Чишмә балалары дини белем дә алганнар, ял да иткәннәр

Кара Чишмә авылы мәчетендә оештырылган дини-әхлакый курсларда, ике сменада 60лап бала катнашкан.

Июнь аенда ун көн дәвамында – 20 кыз, июльдә 40 малай көннәрен файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздырганнар. Курслар авыл мәдрәсәсендә узган.

 

Кызларга дәресләрне - Мәдинә Яруллина, малайларга Рөстәм Вәлиев алып барган. Фото: Аниса Баһманова

 

Дини-әхлакый дәресләрдән тыш балаларга төрле кызыклы чаралар да оештырганнар. Аларны биредә тәмле ашлар белән сыйлаганнар. Табигать кочагына экскурсияләр, шашлык кыздыру, кызыклы уеннарда катнашу балалар күңелендә

озак сакланыр.

       

Әлмәт районы Түбән Абдул авылы музеена экскурсия малайларга һәм кызларга күп файдалы мәгълүмат биргән. Курслар узган яшүсмерләрне бүләкләр белән дә сөендергәннәр. Чара иганәчеләр ярдәме белән оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев