23 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча пилот проектында катнашучылар арасына керде
Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча Россия Социаль фондының масштаблы сынау проектында катнаша.
-
Чирмешән районы оешмаларына автоном газ казаннары урнаштыралар
“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе Чирмешәндә өч котельный эшләтә.
-
Татарстанда Сабан туе бәйрәмнәре кайчан узачагы билгеле
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сабан туе» татар халык бәйрәмен уздыру турында указга кул куйды.
-
Чирмешәндә элеккеге район башлыгы Минсәгыйть Шакировны искә алдылар
Бүген Чирмешәннең элеккеге район башлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләр советын да җитәкләгән Минсәгыйть Шакировны искә алу чарасы уза.
-
Кызыл Яр поселогында туып үскән Мөнирә Гурьевага 102 яшь тулды
Кызыл Яр поселогында туып үскән, гомере буе диярлек шунда яшәп хезмәт куйган Мөнирә әби Гурьевага 102 яшь тулды.
-
Иске Кади җирлегендә йортлардагы табличкалар ике телдә дә язылачак
Иске Кади авыл җирлегендә 2025 елда 252 мең сум үзсалым акчасы җыелган. Республика ярдәме белән күмәк эшләр акчасы 1 миллион 8 мең сум булган.
-
Чирмешән районында яшәүче хатын акча эшләргә теләп, мошенниклар кармагына эләккән
Акча эшләргә теләгән Чирмешән районында яшәүче бер хатын-кыз, инвестицияләрдә акча эшләргә теләп, мошенниклар кармагына эләккән.
-
Россиялеләргә артык салкын көннәрдә өйдән эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов законда хезмәткәрләргә бик салкын көннәрдә вакытлыча дистанцион эш форматына күчү хокукын ныгыту инициативасы белән чыгышясады. Мөрәҗәгать хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юлланган.
-
Бүген Иске Үтәмештә салкынлык 37 градуска җиткән
Бүген иртән Иске Үтәмеш авылындагы елга буе урамнарында термометрлар минус 37не күрсәткән.
-
23 гыйварга һава торышы
Бүген, 23 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Сизелерлек явым-төшем фаразланмый. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.