Чирмешән районында яшәүче хатын акча эшләргә теләп, мошенниклар кармагына эләккән
Акча эшләргә теләгән Чирмешән районында яшәүче бер хатын-кыз, инвестицияләрдә акча эшләргә теләп, мошенниклар кармагына эләккән.
15-21 гыйнвар көннәрендә район полиция бүлегенең дежур частенда 48 хәбәр теркәлгән. Бу чорда элек кылынган җинаятьләр буенча өч җинаять эше кузгатылган. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан сигез административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – барысы да матди зыян белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 38 очрагы ачыкланган.
Районда яшәүче бер хатын-кыз, мессенджер аша инвестицияләрдә акча эшләү сылтавы белән, аны ялгыш юлга этәреп, аның төрле банк счетларына күчергән 5500 сум акчасын үзләштергән билгесез затларны җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев