Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Россиялеләргә артык салкын көннәрдә өйдән эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов законда хезмәткәрләргә бик салкын көннәрдә вакытлыча дистанцион эш форматына күчү хокукын ныгыту инициативасы белән чыгышясады. Мөрәҗәгать хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юлланган.

Чернышовның мөрәҗәгатендә билгеләп үтелгәнчә, мондый чара эшчеләрнең сәламәтлеген саклау һәм имин эш шартлары белән тәэмин итү конституцион гарантияләрен гамәлгә ашырырга, шулай ук начар һава торышы шартларында оешмаларның тотрыклы эшен саклау өчен мөһим.

Ул экстремаль түбән һава температурасы булган чорда хезмәткәрләр өчен вакытлыча дистанцион форматка күчү мөмкинлеген закон дәрәҗәсендә теркәргә тәкъдим итә.

Моннан тыш, төбәкләргә хезмәткәрләргә өйдән эшләргә рөхсәт ителә торган температура чиген, территориянең климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукы бирелергә тиеш.

 РИА Новости 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев