Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Бүген Иске Үтәмештә салкынлык 37 градуска җиткән

Бүген иртән Иске Үтәмеш авылындагы елга буе урамнарында термометрлар минус 37не күрсәткән.

Чирмешәндә 25-30 градус салкын иде. Балалар укырга бармадылар, дәресләр булмады.

-Термометр төрле урыннарда төрлечә күрсәтә. Елга буендарак, иңкүлектәрәк яшәүчеләр иртән 35 градус салкын иде, диделәр. Өстәге урамнарда 30 - 32 булган. Бер авылда гына да менә шундый аерма, - дип хәбәр итте Иске Котыштан Елена Шохина.

Чумачкадан 87 яшьлек Тәслия апа Әхмәтҗанова сүзләренчә, аларда иртән 30 градуска кадәр суыткан.

-Өйдә дә салкынча – өшетә, ярый әле газ бар дип сөенәм. Элек тә шундый салкыннар була иде. Икешәр тапкыр мичкә утын яга идек, алай да ызба салкын була иде. Хәзер инде Аллаһыма шөкер, түзеп була, - ди авыл апасы.

Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков әйтүенчә, аларда иртән 30 градус салкын күрсәткән, елга буйларында һава температурасы 35кә кадәр төшкән.

Яшәүче авылында термометр баганасы минус 33 градусны күрсәткән.

-Мондый салкын көннәрне малларга да азыкны күбрәк бирергә тырышабыз. Җылы су эчерәбез, - ди Яшәүче поселогыннан Галия Әхмәтова.

 Сүз уңаеннан, аларның абзарларында биш баш мөгезле эре терлек икән, өчесе – савым сыер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев