Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Иске Кади җирлегендә йортлардагы табличкалар ике телдә дә язылачак

Иске Кади авыл җирлегендә 2025 елда 252 мең сум үзсалым акчасы җыелган. Республика ярдәме белән күмәк эшләр акчасы 1 миллион 8 мең сум булган.

Әлеге акчаларга Иске Кади авылында зиратка вак таштан юл ясалган, Якты Тауның Дальняя урамы юлына вак таш түшәгәннәр, авылның асфальт юллары һәм күпер ремонтланган, Тукай авылы янындагы буа буылган.

Быел үзсалым акчаларына авыл урамннарын ремонтларга, йорт номерлары һәм урам исемнәре ике телдә – рус һәм татар телләрендә язылган табличкалар ясатырга, күпер яннарында яктырткычлар урнаштырырга планлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев