19 август 2024 яңалыклары
-
Чирмешән районы юлларында “Автобус” профилактик чарасы үтте
Үткән атнада районда “Автобус” операциясе төгәлләнгән.
-
Чирмешәнлеләр көннәр ачылуын көтә
Җәй - отпускалар вакыты, йортта, бакчада да эшләр байтак. Соңгы вакытта яңгырлар да ешайды. Газета укучыларыбызның көннәре ничек уза икән?
-
Туймәт авылында төлкеләр азган
Туймәт авылында төлкеләрдән зыян күрүчеләр бар. Авылда үткән халык җыенына килүчеләр арасында шул җәнлектән зар белдерүчеләр дә булды.
-
24 августта Чирмешәндә зур бәйрәм – Нефтьчеләр көне үтәчәк
Август аенда район күләмендә тагын бер зур чара – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтү планлаштырылган.
-
Чирмешән районында юлчыларга эш күп әле
Районда ел саен машиналар саны арта. Автомобиль юлларына йөкләнеш зур. Алар табигать күренешләре тәэсире нәтиҗәсендә дә җимерелә. Шуңа күрә капиталь һәм агымдагы ремонт бер дә тукталмый, яңа юллар да салына.
-
Сентябрьдә кемнәрнең пенсиясе артачагы билгеле
1 сентябрьдән пенсионерларның берничә категориясен традицион индексация көтә, дип белдерде РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты «Кеше ресурслары белән идарә итү» База кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына.
-
Чирмешәндәге Суган бәйрәме кунаклары бездәге зур-зур суганнардан хәйран калган
Чирмешәндә узган “Суган басуы” бәйрәмендә суган шулпасыннан авыз иттек, 1,5 метр диаметр зурлыктагы табада шушы яшелчәдән пешерелгән зур пирог белән сыйландык һәм хәтта әче суганның мармеладын да татып карадык.
-
Роспотребнадзорда баланы уку елына ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләделәр
Уку елы башланыр алдыннан баланы алдан ук дөрес режимга күчерү мөһим. Бу турыда Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтендә (Роспотребнадзор) сөйләделәр.
-
Татарстанда +25 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Дүшәмбе, 19 августта, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.