Чирмешәндәге Суган бәйрәме кунаклары бездәге зур-зур суганнардан хәйран калган
Чирмешәндә узган “Суган басуы” бәйрәмендә суган шулпасыннан авыз иттек, 1,5 метр диаметр зурлыктагы табада шушы яшелчәдән пешерелгән зур пирог белән сыйландык һәм хәтта әче суганның мармеладын да татып карадык.
“Суган басуы”нда үзебезнең республика районнарыннан тыш, күрше Самара өлкәсе, хәтта Башкортостаннан да иҗат коллективлары үз осталыкларын күрсәттеләр.
Фестиваль кысаларында «Борынгы һәм стильләштерелгән милли җырлар» вокал һәм фольклор сәнгате (соло, ансамбльләр), «Гасыр йолалары» борынгы йолалар һәм «Суганнан ясалган» дип аталган осталык бәйгеләре үтте.
Бәйрәм кунакларын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сәламләде.
Юкка гына мондый чараны Чирмешәндә оештырмаганнар: районыбыз суган үстерү белән дан тота, суган - безнең бренд, дисәк тә була.
-Әлеге фестиваль турында ишеткәч, әче суганнан нәрсә китереп чыгарырлар икән, дип уйладым. Әмма бүгенге бәйрәм суганга мәдхия булып яңгырады , - диде бәйрәм кунагы - Татарстанның чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Константин Малышев.
Гомумән, бәйрәм бик матур узды һәм кунакларга да ошады.
-Мин суганчылык осталары яшәгән данлыклы Керкәле авылында туып үстем. Без суган игүнең нечкәлекләрен күреп, өйрәнеп үстек: ничек орлык әзерләргә, түтәл ясарга, чәчәргә... Сигезешәр тонна суган тапшыра идек. Хәзер Түбән Абдул авылында яшим, анда да әлеге шөгыльне ташламадым, чирмешән суганын үстерәм, - диде мәдәният йортында эшләүче Камилә Юнысова. – Чирмешән суганы башка сортлардан аерылып тора, ул нык, таш кебек, йомры, череми дә, төсе дә матур, кояш кебек.
Сүз уңаеннан, Түбән Абдул авылыннан килгән коллектив суганны җилгәрү йоласын күрсәтте.
Фестиваль берьюлы берничә сәхнәдә узды. Зурысында ансамбльләр җырлар һәм биюләр тәкъдим иттеләр, кечкенәсендә - фольклор коллективлары борынгы йолаларны сәхнәләштерделәр. Чарада районда гомер кичерүче төп халыклар: татар, рус, мордва, чувашларның гореф-гадәтләре, мәдәниятләре дә күрсәтелде.
-Искиткеч матур оештырганнар, бик ошады. Чирмешән суганы турында элек тә ишеткән бар иде, әмма монда зур-зур суганнар күреп хәйран калдык, - ди Сарман районының Ләке авылыннан килгән “Иганә” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Раилә Асанова.
Бәйрәм барышында берничә мәйданчыкта мастер-класслар, балалар өчен уеннар да оештырдылар. Китапханәчеләр кунакларны төрле материаллардан суган ясарга өйрәттеләр, ә туган як тарихы музее һәм мемориаль үзәк хезмәткәрләре суган белән бәйле кызыклы уеннар оештырдылар. Әмир авылыннан “Ак калфак” җирле оешмасы хатын-кызлары суганны саклау серләре белән уртаклаштылар, аны үреп тә күрсәттеләр.
Шешминкадан килгән Камилла Зубова бүгенге бәйрәм уңаеннан “Суган басуы” дигән имбир прянниклары пешереп килгән, аларны матур итеп бизәгән. Кайберәүләр аларны Чирмешәннән сувенир булыр дип, күчтәнәчкә алдылар. Шулай ук җирле рецептлар буенча пешерелгән суган ашы, суган бөккәннәре тәкъдим ителде. Ә инде 1,5 метр ярым диаметр зурлыктагы табадагы суган пирогын мичтән чыгаруларын бөтен мәйдан түземсезлек белән көтеп алды. Аны бик тиз таратып бетерделәр, “Бик тәмле булган”, - дип мактады халык.
-Пирогның камырына 5 литр кефир, 1 чынаяк көнбагыш мае, бераз шикәр комы, бер кап чүпрә кирәк булды, эчлегенә 20 килограмм суган пешердек, - диде Туймәт авылыннан Ралия Бәдретдинова.
Фестивальдән кунаклар яхшы тәсирләр белән таралдылар, мондый бәйрәмне районда киләсе елларда да уздырмакчылар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев