Туймәт авылында төлкеләр азган
Туймәт авылында төлкеләрдән зыян күрүчеләр бар. Авылда үткән халык җыенына килүчеләр арасында шул җәнлектән зар белдерүчеләр дә булды.
-Мин түбән очта яшим. Төлкеләр бик әрсезләнде. Көпә-көндез урамда очрыйлар, абзарларга керәләр, тавыкларны алалар. Ярадымы, ярамадымы, бүтән чарам калмады, берсен үзем бәреп үтердем, - диде Дания Хәсәнова.
Инде дүрт-биш еллап шулай. Табигатькә якынаюыбызмы, авылда кеше кимегәнлектәнме, андый хәл башкаларга да хас. Урманнарга, зур елгаларга якын торак пунктларда бигрәк тә. Төлкеләр генә түгел, авылларда башка төрле җәнлекләр күренүе, аларның кош-кортларга һөҗүм итү очраклары хакында без дә газетада язгаладык.
Туймәттә үткән җыенда халык әнә шулай үзләрен борчыган шактый мәсьәләләрне кузгалттылар. Пенсионер Васыйл абый Мортазин Кармалка ягындагы буаны ләмнән чистартып булмасмы икән дигән тәкъдим кертте.
-Бусы – быел Дәүләт Советына сайланачак депутатларга наказ рәвешендә булсын, - диде ул.
Шулай ук Кармалка уңаендагы, халык телендәге ферма тавы юлында өзеклек бар, 300 метрлап өлеше начар. Моннан мәктәп автобусы да йөри.
-Әйе, бу проблеманы беләбез, ул район җитәкчелеге контролендә, - диде җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова.
Авылда киселгән агач ботакларын җыймыйлар, аларны кая илтергә, дигәч, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәзилә Фәссахова мондый чүпләрне бер урынга туплап, янгын сүндерүчеләр белән килештереп, авылдан арырак урында яндырачакларын әйтте. Бер тапкыр шулай эшләгәннәр инде. Туймәт халкы, җыенда, әйтерсең кич утыргандай, тыныч кына, тавыш-гаугасыз, бер-берен гаепләмичә, дәгъва белдермичә уртак проблемалар хакында сөйләштеләр. Шаяртып та алдылар, быел су сораучы юк инде, дип көлешеп алдылар, ике атналап туктамаган яңгырларга ишарәләп. Эчә торган суның сыйфатын тикшерәләрме икән? Тукай урамында юл ясау дәвам итәрме? Халык әлеге сорауларына да җавап алды.
-Туймәтлеләр, бердәм, сүзне тыңлый торганнар, гозер белән белән мөрәҗәгать итсәң, авылдашлар күмәк эшләргә кушыла, кире боручы юк, - диде Рәзилә Габдулла кызы.
Бүген Туймәт авыл җирлегендә башлык юк, аның вазифаларын әлегә Рәзилә Фәссахова башкара.
Шактый таза тормышлы Туймәт авылында да демографик хәл мактанырлык түгел, быел монда бары бер бала туган, ике кеше гүр иясе булган. Кеше даими яшәүче 150 хуҗалык, халык саны – 433. Авылның тугызъеллык мәктәбенә быел 19 укучы килергә тиеш, берсе – беренче сыйныфка, балалар бакчасына өч сабый йөри.
Туймәттә халыкның күпчелеге бюджет өлкәсендә, нефтьчеләрдә эшли. Хатларны, газеталарны Җәмилә Гайнанова тарата, почтаны Түбән Кәминкәдәге почта бүлегеннән алып кайталар.
Монда терлек асраучылар күп. Әйтик, Чулпан Ильясовның бүген 28 баш аты бар. Ленар Вәлиев тавык чебиләре үстереп сата.
Авылда 237 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуларның 46сы – сыер. Быел Тукай урамы юлына үзсалым акчаларына 300 метр арада таш түшәләчәк.
Түбән Кәминкә авыл җирлегенең халык җыены Кара Чишмә мәдәният йортында үтте. Мондагы проблема күренеп тора: Кара Чишмәгә керү юлы нык тузган, Түбән Кәминкә юлының да таш өслекле бер өлеше асфальт көтә. Урам эчләрендәге юллар да начар. Кара Чишмәдә бер урам бу проблемадан котылачак: Гагарин урамында вак таш түшәлә.
Мондагы яңалыклардан, Түбән Кәминкәдә киләсе елда республика программасы буенча яңа кибет бинасы, Кара Чишмәдә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Ике авылда да мәктәп котельныйлары биналарына ремонт таләп ителә. Кара Чишмә мәдәният йортын тышлыйсы.
Бу авылларда халык терлек-туарны күп асрый. Мал калдыклары өчен биотермик чокыр да тулган, тиздән аның яңасы казылачак.
Район Советының аппарат җитәкчесе Марат Әһлиуллин сүзләренчә, сыер асраучыларның сыер саву аппаратлары алу чыгымнары район бюджетыннан каплана, хәзер андый аппарат 26 мең сумнар чамасы тора икән. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү программасы нигезендә, ике авылда 13 мини-ферма төзелгән.
Район җитәкчелеге әйтүенчә, мини-ферма төзү өчен дәүләт, республика 600 мең сум бирә. Ә район 1200 данә керамзит блок, 1 тонна цемент, агач материаллары белән булыша. Кечерәк фермалар өчен дәүләт ярдәме – 300 мең сум.
Үлем-китемнәргә килгәндә, быел ике авылга ике бала туса, җиде кеше вафат булган. Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә мәктәпләрендә барлыгы 28 бала белем алачак, калганнары Күтәмә, Бәркәтә авыл мәктәпләренә йөреп укыйлар. Унбер бала балалар бакчаларында тәрбияләнә.
Мәдәният тормышыннан бер хәбәр, Түбән Кәминкә авылы тарихына кагылышлы китап языла.
Җирлектә бер почта бүлекчәсе эшли, Түбән Кәминкәдә хат ташучылар бар, ә менә Кара Чишмәгә почтаны мобиль оператор китерә, халык газета-журналларны, квитанцияләрне мәдәният йортыннан килеп ала.
Югары Кәминкә авылы җирлегендә да байтак эшләр башкарыла. Чисталык өмәләрен иң еш үткәрүчеләрдән алар. Монда капиталь ремонтланган мәдәният йорты бик шәп, каршындагы юлны гына бераз рәтлисе бар. Район башлыгы Рамил Айбатов әйтүенчә, аны быел ясарга ниятлиләр. Быел Югары Кәминкәдәге
Ленин урамында 364 метр озынлыкта тротуар салдылар.Югары Кәминкә авыл җирлеге өч авылны берләштерә: Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр. Быел монда бер бала гына туган, дүрт кеше вафат.
-Югары Кәминкәдәге тугызъеллык мәктәптә 18 укучы белем ала, быел беренче сыйныфка бер сабый керә. Кызганыч, бөтен шартларга туры килгән мәктәбебез, көчле укытучылар коллективы булса да, тугыз бала 2-9 сыйныфларга чит авылларга йөреп укый, - диде Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев.
Балалар бакчасына тугыз бала йөри, аларга дүрт белгеч хезмәт күрсәтә.
Бу җирлектә халыкның байтак өлеше бюджет, нефть өлкәсендә эшли. 24 кеше “Ильхан” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә эш тапкан.
Өч авылга гамәлдәге 237 йортта 511 кеше гомер итә.
Авылда өч мини-ферма эшли. Җирлектә барлыгы 36 баш савым сыеры исәпләнә.
Мини һәм макро ферма төзергә, шәхси хуҗалыкыкларда эш башларга теләүчеләргә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин, җыенда дәүләт ярдәм чаралары хакында сөйләде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев