14 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Кабаклы-алмалы пирог рецепты
Кабаклы-алмалы-әфлисунлы эчлекле пирог өчен коры камыр әзерләргә кирәк. Бу рецепт белән Телеграм-каналында җырчы Лилия Муллагалиева уртаклаша.
-
Елан елында нәрсә бүләк итәргә?
2025 елны каршылаганда якыннарыгызны нинди бүләкләр белән сөендерү уңышлы икәнен белегез.
-
Утыз Имән авылы халкы барлык салымнарын да түләгән
Район финанс-бюджет палатасыннан алынган мәгълүматлар буенча, 14 ноябрьгә районда физик затлар салымнарының 19 миллион 599 мең 618 сумы, ягъни тиешленең 62 проценты түләнгән. Барлыгы район буенча 31 миллион 449 мең 189 сум күләмендә салым җыелырга тиеш.
-
Чирмешәндә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар
Быелның үткән тугыз аенда район территориясендә биш юл-транспорт һәлакәте булган, шуларда ике кеше үлгән, тугысызы җәрәхәтләнгән.
-
Быел Чирмешәндә никахын рәсмиләштергән иң олы кияүгә 63 яшь
Быел районда гаилә корган иң яшь кияүгә – 20, иң яшь кәләшкә 19 яшь. Никахларын рәсмиләштерүчеләр арасында 63 яшьлек кияү белән 60 яшьлек кәләш тә бар.
-
Нинди продуктларда D витамины күбрәк?
D витамины кандагы кальций, фосфор һәм магний дәрәҗәсен саклау өчен кирәк. Мондый гормон организмның күп процессларында, мәсәлән, калкансыман биз эшчәнлегендә, иммунитетны арттыруда һәм башкаларда катнаша.
-
Чирмешән районы бюджетының 63 проценты мәгариф тармагына бүленгән
Киләсе елда район бюджеты 1 миллиард 161 миллион сум күләмендә булыр дип фаразлана. Ул дефицитсыз, ягъни чыгымнар белән керемнәр тәңгәл.
-
Чирмешәнлеләрне юка бозга кермәскә өндиләр
1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр су объектларында куркынычсызлык айлыгы бара. Көзен юка боз - куркыныч. Берничә ел элек районда бер балыкчының гомере шул сәбәпле өзелде.
-
Ана капиталын тагын бер максатта тотарга рөхсәт итмәкчеләр
Ана капиталы акчасын балалар һәм аларның әти-әнисен дәвалау өчен тотарга рөхсәт итмәкчеләр. Биредә сүз ОМС полисында күздә тотылмаган медицина ярдәме турында бара. Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов вице-премьер Татьяна Голиковага шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.