Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ана капиталын тагын бер максатта тотарга рөхсәт итмәкчеләр

Ана капиталы акчасын балалар һәм аларның әти-әнисен дәвалау өчен тотарга рөхсәт итмәкчеләр. Биредә сүз ОМС полисында күздә тотылмаган медицина ярдәме турында бара. Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов вице-премьер Татьяна Голиковага шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

“Ана капиталын баланы гына түгел, бәлки аның әти-әнисен дә дәвалауга тоту, медицина хезмәтләре алу мөмкинлеген арттырып, гаиләгә финанс чыгымын киметү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш сәламәт ата-ана баласы турында яхшырак кайгырта алачак. Бу исә баланың эмоциональ һәм физик халәтендә уңай чагылыш табачак”, – дип билгеләп үтелгән Татьяна Голиковага юлланган мөрәҗәгатьтә.

Күп кенә гаиләләр кыйммәтле медицина хезмәте кирәк булганда: озакка сузылган терапия курслары узарга, махсус ярдәм алырга туры килгән очракта финанс кыенлыкларына юлыга, диелгән мөрәҗәгатьтә. Чернышов билгеләп үткәнчә, ана капиталын берничә төбәктә балалар өчен медицина хезмәтләренә тотуга рөхсәт бирелгән дә инде. Мәсәлән, Санкт-Петербургта мондый акчага теш һәм күзләрне дәваларга, Ямал-Ненец автономияле округында, Ростов һәм Томск өлкәләрендә табиб билгеләве буенча теләсә нинди медицина ярдәмен алырга мөмкин.

Тәкъдимне Дәүләт Думасының Гаиләне яклау комитеты, шулай ук 4 фракция хуплаган. Хөкүмәт әлегә үз фикерен белдермәгән. Ә менә февраль аенда ана капиталын түләүле медицина хезмәтләренә тоту турында моңа охшаш закон проекты, Россиядә гарантияле бушлай дәвалану гамәлдә булып килгәнлектән, хупланмаган.
 

 чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев