Чирмешәндә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар
Быелның үткән тугыз аенда район территориясендә биш юл-транспорт һәлакәте булган, шуларда ике кеше үлгән, тугысызы җәрәхәтләнгән.
Бәхеткә, араларында балалар юк. Гомумән, бу вакыт эчендә республика юлларында 2320 авария теркәлгән, аларда 220 кешенең гомере өзелгән, 2819сы төрле тән җәрәхәтләре алган.
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, дөньяда юлларда ел саен 1 300 000 гә якын кеше һәлак була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бу - биш яшьтән 29 яшькә кадәрге балалар һәм өлкәннәр үлеменең төп сәбәпләренең берсе. Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны артуга игътибарны җәлеп итү, зыян күрүчеләргә мөнәсәбәтне үзгәртүгә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау проблемаларына юнәлтелгән.
Әлеге көн уңаеннан район мәдәният йорты каршында, елдагыча, искә алу чарасы оештырылды. Чарада район үзәге мәктәпләре укучылары, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова катнашты.
Акциядә катнашучылар юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, автоинспекторлар балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен кабат исләренә төшерделәр.
Рәмилә Рахматуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев