Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы бюджетының 63 проценты мәгариф тармагына бүленгән

Киләсе елда район бюджеты 1 миллиард 161 миллион сум күләмендә булыр дип фаразлана. Ул дефицитсыз, ягъни чыгымнар белән керемнәр тәңгәл.

Район Советының 47 нче утырышында депутатлар төп мәсьәлә – “Чирмешән муниципаль районының 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар планлы чорына бюджеты” проекты хакында фикер алыштылар. Районның киләсе ел бюджеты, 2024 ел белән чагыштырганда, 131 миллион сумга күбрәк күләмдә тәкъдим ителә. Аның 80 проценты социаль тармакка: мәгарифкә 734 миллион сум (63 процент), мәдәнияткә – 169 миллион сум (15 процент), шулай ук физкультура һәм спорт тармагына бүленгән.

Район башлыгы Советы рәисе Рамил Айбатов алып барган утырышта депутатлар бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр. Тиздән депутатлар, халык тыңлаулары үткәннән соң, район бюджетын раслаячаклар.

Гомумән, Советның әлеге утырышында барлыгы 12 мәсьәлә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев