Утыз Имән авылы халкы барлык салымнарын да түләгән
Район финанс-бюджет палатасыннан алынган мәгълүматлар буенча, 14 ноябрьгә районда физик затлар салымнарының 19 миллион 599 мең 618 сумы, ягъни тиешленең 62 проценты түләнгән. Барлыгы район буенча 31 миллион 449 мең 189 сум күләмендә салым җыелырга тиеш.
-Район буенча җыеласы салымнар шактый әле. Бу эшкә ике атна чамасы гына вакыт калып бара, – диде район финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисов. – Исегезгә төшерәбез, без бүген 2023 ел өчен салымнар түлибез. Үз исемнәренә рәсмиләштерелгән милекләре өчен һәркем салым түли. Аларны агымдагы елның 2 декабренә кадәр түләп бетерергә кирәк.
Әлегә Яңа Кади авыл җирлегендә генә салымнар тулысынча җыелган. Ульяновка җирлегендә дә өлгер эшлиләр: биредә физик затлардан 2023 ел өчен барлык төр милек салымнарының 93 проценты җыелган.
Ә менә Иске Котыш, Шешминка авыл җирлекләрендә бу эшне ашыктыру зарур, мондагы күрсәткечләр 50 процент чамасы гына.
-Салымнарны түләүне соңгы көнгә калдырмаска киңәш итәбе. Бу 2 декабрьгә кадәр эшләнмәсә, һәр тиене өчен пени өстәлә башлаячак, - ди Радик Рәфкать улы.
Район буенча барлыгы 20 миллион 215 мең 445 сум транспорт салымы җыелырга тиеш, әлегә бу күрсәткеч 12 миллион 664 мең 153 сум тәшкил итә (тиешленең 63 проценты). Җир салымы түләүләренә килгәндә, 6 миллион 438 мең 673 сум начислениеның 4 миллион 84 мең 84 сумы, ягъни шулай ук 63 проценты түләнгән.
Физик затлар милкенә салым акчалары түләүләре тиешленең 59 проценты кадәр, ягъни 2 миллион 851 мең 380 сум тәшкил итә. Бу өлкәдә барлыгы 4 миллион 815 мең 395 сум җыелырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев