10 октябрь 2023 яңалыклары
-
Татарстанда яшәүче эшмәкәр хатын-кыз үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китәчәк
Туташның медицина белеме бар. Шуңа күрә хәзер үзен хәрби хәрәкәтләр зонасында кирәгрәк дип саный.
-
Лашман мәктәбенең элеккеге укучысы укытучысын бүләк белән сөендерде
“Энерготехсервис” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Мәгъсүм улы Нуруллин үзенең элеккеге сыйныф җитәкчесе Әкълимә Юныс кызы Минебаевага бүләк ясады – укытучысын киләсе елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” район газетасына яздырды.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары
Социаль фондның Татарстан бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түбәндәге социаль ярдәм чараларын күрсәтә:
-
Чирмешән районында йөзләгән гаилә район газетасына ташламалы бәядән язылган
Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, район газетасына әлегә, 307 заказ карточкасы тутырылган. Монда Югары Кәминкә, Ивашкино, Күтәмә, Бәркәтә элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләренең өлеше зур.
-
Лор-табиб: Колак шаулауга җиңел карарга ярамый
Җир йөзендә яшәүче һәр өч кешенең берсе колак шаулаудан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Шаулавы бер бәла булса, аның җитди чир башлангычы булуы икеләтә куркыныч, ди белгечләр. Колак шаулаудан ничек котылырга? Аны булдырмый калырга мөмкинме?
-
Кул мае яратасызмы?
Аны зыянлы диючеләр шушы язманы укып карасыннар иде.
-
Чирмешәндә тырмалар ремонтына керештеләр
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә көзге кыр эшләре тулысынча тәмам. Хуҗалык игенчеләре техникаларын кышкы саклауга куеп, тырмалар, тракторлар ремонтына да керештеләр.
-
Татарстанда кар явуы көтелә, төнлә температура нульгә якын булачак
Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразынча, сишәмбе, 10 октябрьдә республикага аз (уртача) күләмле явым-төшемнәр киләчәк.