Кул мае яратасызмы?
Аны зыянлы диючеләр шушы язманы укып карасыннар иде.
Көтүлектә үлән ашап үскән сыер сөтеннән ясалган чын атланмайның файдасы бик күп, дип яза "1001 киңәш" сайты, язылучысы Рушания Минсәгыйрова сүзләрен куәтләп.
"Аның артыгын ашап та булмый әле. Чөнки, кибет маеннан аермалы буларак, аның майлылыгы бик югары. Кемдер чынлап та аның тәмен сөйми. Ә юкка!
Атланмай составында селен күп. Ул тәннән канцерогеннарны чыгарырга булыша. Авыр металларны, канцерогеннарны әллә су эчеп тәннән чыгарып була дип уйлыйсызмы? Юк! Аларны бары тик май белән, үт белән генә куып була.
Атланмайдагы холестерин кан тамырларын куерык утырудан саклый. Холестерин күтәрелә, дип сыек майга күчтегезме? Юкка!
Атланмайдагы олеин кислотасы рак авыруына каршы торучанлыкны арттыра.
Атланмайдагы тиз үзләштерелә торган А һәм Е витаминнары күз күрүен һәм зиһенне яхшырта.
Атланмайдагы С витамины иммунитетны ныгытырга ярдәм итә.
Атланмайдагы лаурин кислотасы төрле патоген микроблар һәм гөмбәчекләр үрчүгә каршы торучанлыкны арттыра.
Туберкулёз авыруы тәгаенләнсә, атланмай ашау кирәк бу сырхаудан. Атланмайда шундый файдалы бактерияләр бар!
Алар безнең эчәклектә К2 дигән витаминны ясый. Бу витамин кальцийны тиешле урынга илтеп җиткерүдә зур роль уйный.
Бу витамин җиткәндә безнең кан тамырларына кальций утыра алмый, тешләр, сөякләр нык була.
Һәм бу матдәләр барысы да суррогат майларда түгел, чын авыл маенда. Нәрсә ашаганыгыз турында уйланасызмы?
Әз ашыйм, тәмле ашыйм, дия торган булган берәү. Мин төзәтер идем: "Әз ашыйм - файдалысын гына ашыйм", - дип! Чөнки суррогатларның тәме күп очракта хәзерге, рецепторлары бозылып беткән кеше авызына күбрәк хуш килә. Чын май куйсак өстәл өстенә, борын җыера күбебез. Ә юкка!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев