Чирмешәндә тырмалар ремонтына керештеләр
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә көзге кыр эшләре тулысынча тәмам. Хуҗалык игенчеләре техникаларын кышкы саклауга куеп, тырмалар, тракторлар ремонтына да керештеләр.
Чирмешәнагролыларның бу юнәлештәге хезмәтләрен башка хуҗалыклар җитәкчеләре дә карап китте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, шушы рәвешле, хуҗалыкларда кыр эшләрендә файдаланылган техникаларны кышкы саклауга кую, ремонтлау, орлык, ашлама әзерләү буенча семинар-киңәшмәләр башланды. Аның тәүгесе – югарыда аталган “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә иде.
- Бу хуҗалык үз техникаларын, тиешле таләпләргә туры китереп, кышкы саклауга куйды. Бу яктан елдагыча бик өлгер эшлиләр, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин. -Алар үрнәгенә башкалар да иярсен иде. Семинарда катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов та әлеге эшләрне тизләтергә, булган техникаларны сакларга өндәде.
Бүген район хуҗалыкларында 85 бөртек комбайны, 221 трактор, 49 йөк машинасы, 128 чәчкеч, 105 культиватор һәм башка төрле тагылма машиналар бар.
Авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, инженерлар техникаларны һәм машиналарны дефектовкалау, ягъни аларны ремонтлау өчен кирәк булачак запас частьләрне барлап кую зарур, диләр.
- Көне килеп җиткәч кенә запас часть табу кыен. Шуның өчен алдан хәстәрен күрү мөһим, - ди Ильяс Гатауллин.
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә боларны истә тотып, кирәкле частьләр кайтартырга заявкаларны биреп тә куйганнар.
- Тырмалар ремонты белән беррәттән, кайбер тракторларны да төзәтергә керештек. Моның өчен җылы урыннарыбыз бар. Механизаторлар төш вакытында үзебезнең ашханәдә туклана, бу арада көненә 14-15 кешегә аш-су әзерлибез. Ремонт эшләре ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, аннан соң хезмәткәрләрнең төп өлеше ялларын - отпускаларын алачак, - диде әлеге хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров.
Техникларны кышкы саклауга кую һәм ремонтлау юнәлешендә, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятеннән кала, “БИО-АГРО, “Әккәрәй” “Сөлчә” хуҗалыклары механизаторлары да байтак эш башкарган.
- Быел район хуҗалыклары барлыгы 215 миллион сумлык 30лап берәмлек техника: тракторлар, комбайннар, тагылма машиналар сатып алдылар. Техникалар кыйммәт, әйтик, бер бөртек комбайны гына да 16 миллион сум чамасы тора. Шуның өчен хуҗалыкларда булганын сакласыннар, белгечләр киңәшләрен үтәсеннәр иде, - дип теләген ирештерде Ильяс Нәгыймулла улы.
Киләсе елда чәчү өчен районда әлегә 7188 тонна орлык саклауга салынган. Аларның яртысыннан күбрәге массакүләм репродукцияле. Сыйфатлы орлык кайгырту зарур, чүп чәчеп яхшы уңыш ала алмыйсың. Ашлама бер гектарга 15,9 килограмм тупланган, ә бу күрсәткечне бер гектарга 80 килограммга җиткерү таләп ителә.
Екатерина Назимова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев