“Энерготехсервис” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Мәгъсүм улы Нуруллин үзенең элеккеге сыйныф җитәкчесе Әкълимә Юныс кызы Минебаевага бүләк ясады – укытучысын киләсе елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” район газетасына яздырды.
Лашман мәктәбендә күп еллар биология, химия фәннәрен укыткан 84 яшьлек мөхтәрәм ветераныбыз бу хакта әле белмидер дә. Әкълимә апа, яңа елдан сезгә район газетасы килә башлаячак.
Нет комментариев