7 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртән кар һәм җепшек кар (көндез – урыны белән) көтелә.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә.
Төнлә һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итте, көндез дә -1..+3 градустан артмаячак. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килүе ихтимал.
Нет комментариев