Чирмешән районының яшь комбайнчысы республика конкурсында катнашты
“БИО-АГРО” җәмгыяте комбайнчысы Рәмзил Гарифуллин яшь комбайнчыларның “Хезмәт кешесен данлыйбыз” 16 нчы республика конкурсында район данын яклады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә уздырган бәйгедә якташыбыз Казан дәүләт аграр университетына укырга керегә мөмкинлек - рекомендация бирүче сертификат белән бүләкләнгән һәм акчалата бүләккә ия булган.
Конкурсның беренче этабында 43 районнан 2024 елгы урып-җыю чорында югары нәтиҗәләргә ирешкән яшь комбайнчылар катнашкан. Бәйгенең беренче этабында җиңгән 19 механизатор Сабада көч сынашкан. Комбайнчыларны теоретик һәм практик яктан сынап, иң осталарны ачыклаганнар. Тырыш механизаторларга экскурсияләр дә оештырылган. Ике көнгә сузылган чарада алар күп файдалы мәгълүмат алганнар, яңа дуслар тапканнар, тәҗрибә уртаклашканнар.
Рәмзил Гарифуллин быелгы урып-җыю чорында “Тукано-580” комбайнында 3590 тонна ашлык суктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев