Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә укытучылар ярышты. Ел укытучысы кем?

Кадетлар мәктәп-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Надежда Фомина “Ел укытучысы” республика бәйгесенең район этабында беренче урынны яулады.

Әккәрәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алефтина Мензелина һәм икенче Чирмешән урта мәктәбенең математика укытучысы Александра Альмендеева - призерлар.

Надежда Фомина һәм Алефтина Мензелина зона турында район данын яклыячаклар.

Ярышның беренче этабында 19 мөгаллим  Чирмешән лицеенда   ачык дәресләр күрсәтте. Конкурсның кадетлар мәктәп – интернаты базасында узган конкурсның  финал өлешендә 11 укытучы мастер-класслар үткәрделәр.

“Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә җиңү яулаган  Ивашкино урта мәктәбенең татар теле укытучысы Наталья Яманова һәм “Педагогик дебют” номинациясендә осталыгын күрсәткән Түбән Кармалка мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Рузилә Җиһаншина да зона турында катнашачаклар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев