Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Чиста авыл синнән башлана!” акциясенә йомгак ясадылар

Беренче Чирмешән мәктәбенең 3Б сыйныфы укучылары Аяз Рәхмәтуллин һәм Инесса Черновалар быел җәй яңа велосипедларда җилдерәчәкләр. Алар “Чиста авыл синнән башлана!” акциясендә  катнаштылар, керемле һәм файдалы эш башкарып, шундый зур бүләккә ия булдылар.

Аяз Рәхмәтуллин 3172(!) килограмм макулатура, Инесса Чернова 2368(!) килограмм пластик җыйганнар. Күз алдына гына китерегез, алар җыйган икенчел чимал берәр КамАЗ әрҗәсе тутырырлык. Бу эштә аларга әти-әниләре, туганнары да нык булышкан, алар шулай күмәкләшеп җиребезне күпме чүп-чардан арындырган дигән сүз.

-Велосипедым бар, тик ул инде яңа түгел иде, бу миңа көтелмәгән бүләк булды, - дип шатлыгын бүлеште Аяз. – Миңа булышкан туганнарга рәхмәт, макулатураны күп җыйсак та, беренче булырмын дип һич уйламаган идем.

Пластик җыю буенча беренче урын алган Инесса да велосипедта йөрергә бик ярата.

-Үзенеке кечерәк иде инде, алда җәй, рәхәтләнеп яңа велосипедта йөрер, ул бит сәламәтлек өчен дә файдалы, - ди Инессаның әнисе Наталья Чернова. – Бергәләп ирештек бу уңышка, кайдадыр аунап ятучы пластикның барын да алып кайтабыз, урамыбыз бик чиста, бер чүп тә тотмыйбыз.

Үткән елда иң күп макулатура җыеп велосипедлы булган Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 9 сыйныф укучысы Рамил Нишанов быел 2600 килограмм макулатура тапшырып икенче булды һәм смартфон белән бүләкләнде. Ә беренче Чирмешән мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ильмир Гайнетдинов – өченче.

Былтыр пластик җыю буенча беренчелеккә чыккан беренче Чирмешән мәктәбенең 4 сыйныфы укучысы Рамазан Лотфуллин быел икенче урында, смартфон иясе булды. Түбән Кәминкә мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Сәйдәш Хәсәншин өченчедә.

-“Чиста авыл синнән башлана!” бәйгесе районда җиденче ел уздырыла. Сез макулатура һәм пластик җыеп бәясез зур эш башкарасыз, җиребезне күпме чүп-чардан арындырасыз, - диде укучыларны бүләкләү тантанасында катнашкан  район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин. – Әлеге эшне оештырган укытучыларга һәм ата-аналарга да зур рәхмәт, бу бит тәрбия чарасы да.

Беренче Чирмешән мәктәбе макулатура җыю буенча да, пластик җыю буенча да беренче. Алар ел дәвамында 26543 килограмм макулатура һәм 5708 килограмм пластик җыеп тапшырганнар. Чирмешән лицее макулатура һәм пластик җыю буенча да – икенче. Бу мәктәпләр район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Икенчел чимал җыюда алдынгылар рәтендә булган  Югары Кармалка, Лагерка һәм Түбән Кәминкә мәктәпләренә дә район башлыгының шундый бүләген тапшырдылар.

Макулатура һәм пластик җыюда актив катнашкан башка байтак укучыларны да сәхнәгә чакырып зурладылар, район мәгариф бүлеге Грамотасын һәм чыбыксыз колакчыннар бүләк иттеләр.

Бәйгедә “Иң яхшы сыйныф” номинациясендә җиңгән алты сыйныфка физкультура һәм сәламәтләндерү комплексына һәм Боз сараена йөрү өчен сертификатлар насыйп булды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев