Районның “Көлке кооперативы” шаяннар һәм тапкырлар командасы Казанда “Әйдә, шаяРТ” телевизион юмористик шоу фестивалендә катнашып, бәйгенең чираттагы этабына узган.
Республика районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән 21 команданың 18е алдагы турга үткән. Алар арасында безнекеләр дә бар. Клуб учреждениеләре хезмәткәрләреннән җыелган биш кешелек командабыз декабрь аенда булачак бәйгегә әзерләнә.

фото: архив
Нет комментариев