Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән” газетасы укучыларына үрдәкләр китерделәр

Шәхси эшмәкәр Габшакировлар фермасындагы 15 үрдәк Чирмешәндә яшәүче Николай Маркелов һәм Шамил Сөнчәләев хуҗалыкларына күчте. Якташларыбыз бу кошларга “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы редакциясе үз укучылары арасында оештырган отыш уйнатуда катнашып ия булдылар.

Төп бүләк хуҗасы Николай Алексеевичның гаиләсе - район газетасының тугры укучылары.

-Редакциясе оештырган отышта өченче тапкыр катнашуым, мин кайчан да булса бүләк отасыма һәм аның саллы буласына ышандым, - ди Николай Маркелов. – Бер айлык үрдәкләр бик зур бүләк, рәхмәт. Үрдәкләр отканыбызны белгәч, бик сөендек, аларга урын бушату өчен бройлерларны тиз-тиз эшкәртеп бетердек, бер айдан бүләк кошлар да суярлык була.

Аларның хуҗалыгында моннан кала итлек мөгезле эре терлек тә, тавыклар да бар.

Сөнчәләевлар да, үрдәкләргә дә бик шатландылар. Йортка кертү белән биш баш үрдәк чирәм дә чүпли башлады.

-Бу безнең беренче отышыбыз, әлегә кадәр мондый бәхет тәтегәне булмады. Менә насыйп булгач, үзебез симерткән кош ите дә ашарбыз, - диде Шамил абый. – “Безнең Чирмешән”гә дә, иганәче Габшакировларга да бик зур рәхмәт. Эшләрегез уңышлы булсын.

Кадрия Гамирова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев