Балык булмаса шампиньон кулланыгыз
Бу кызыклы

Балык булмаса шампиньон кулланыгыз

Әгәр сез диңгез продуктларын яратмыйсыз икән, шампиньоннарга игътибар итегез.

Бу гөмбәләрдә баш мие эшчәнлеге өчен файдалы фосфор күләме креветка һәм мидияләрдәге кадәр үк.

Шампиньон минераль матдәләргә (тимер, калий, цинк, фосфор) һәм кирәкле витаминнарга - E, D, Bга бик бай. Алар нерв системасын ныгытырга ярдәм итә, бактерияләргә һәм шешкә каршы активлыкка ия.

Шампиньоннар куллану атеросклероз белән авыру куркынычын киметә һәм канда холестерин дәрәҗәсен дә киметә икән.

Фото һәм мәгълүмат чыганагы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев