Безнең якташлар

Түбән Кәминкәгә тележурналист килгән

Түбән Кәминкә мәктәбендә якташыбыз, "Татарстан-Яңа гасыр" каналында "Манзара" тапшыруын алып баручы журналист Илдар Кыямов белән очрашу кичәсе оештырганнар. Тумышы белән күрше авыл - Кара Чишмә егете Илдар Кыямов хакында укучылар хәтта стена газетасы да чыгарган. Аннан Казан кунагы якташларының сорауларына җавап биргән. -Илдар экранда гына түгел, тормышта да кеше хәтерендә...

Түбән Кәминкә мәктәбендә якташыбыз, "Татарстан-Яңа гасыр" каналында "Манзара" тапшыруын алып баручы журналист Илдар Кыямов белән очрашу кичәсе оештырганнар.

Тумышы белән күрше авыл - Кара Чишмә егете Илдар Кыямов хакында укучылар хәтта стена газетасы да чыгарган. Аннан Казан кунагы якташларының сорауларына җавап биргән.
-Илдар экранда гына түгел, тормышта да кеше хәтерендә калырлык кызыклы әңгәмә кора белә. Ул башкарган җырларны да укучылар, очрашуга килгән авылдашлар тын калып тыңлады,- ди Түбән Кәминкә мәктәбе укытучысы Миңсылу Закирова.
Илдар Әгъләм улы инде ничәмә еллар туган авылы - Кара Чишмә тарихына кагылышлы мәгълүматлар туплый. Аларны ул китап итеп бастырып чыгармакчы. Халыкка шул хакта да кызыклы саннар һәм фактлар җиткерде.
-Очрашу үземә дә бик ошады. Мәктәптә классташларым (Түбән Кәминкә укучылары зур классларда Кара Чишмәгә йөреп укыды.-М.Г.) эшли икән, алар белән аралаштык,- диде телефоннан Илдар үзе. -Рәхәтләнеп үзебезчә, мишәрчә сүләштек. Мине шундый зурга санап кабул итүләре, бүләкләре өчен якташларыма рәхмәт.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Түбән Кәминкә авылы

Нет комментариев