Рафаэль Шакиров ун авылдашын “Безнең Чирмешән”гә яздырды
Лашманнан ун гаиләгә район газетасы бүләк рәвешендә киләчәк.
Рафаэль Минсәгыйть улы Шакиров мәрхүм әтисенең туган авылында гомер итүче, балалары хәрби операция зонасында хезмәт итүче әниләргә, кайбер әби-бабайларга “Безнең Чирмешән” район газетасына подписка бүләк итте. Киләсе елның беренче яртысында ветеран укытучы, авыл мәктәбендә 40 ел хәрби әзерлек нигезләрен укыткан 84 яшьлек Әхтәм Фатыйхов та - бүләк подписка иясе.
- Рафаэльга бик зур рәхмәт, исән-сау яшәсен, эшләре уң булсын. Безгә яхшы бүләк ясады ул. Мәрхүм әтисе Минсәгыйтьнең дә безнең авылга игелекләре күп тиде, - ди Әхтәм Гариф улы. - Ә “Безнең Чирмешән”нең һәр санын көтеп алам. Башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Бөтен хәбәрне шуннан белеп торабыз. Редакция хезмәткәрләренә рәхмәт, бик күп мәгълүмат, яңалык бирәләр, аларны һәр атна саен табып та бетерергә кирәк бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев