Нагорный авылыннан 90 яшьлек Елена әби көн дә китаплар укый
Узган ел ахырында Нагорный авылыннан Елена Ермолаевага 90 яшь тулды. Гомере буе колхозда сыер сауган ул.
Дөресен әйткәндә, нужалы, авыр хезмәтне яшьтән үк татыган якташыбыз. Кыз чагында ук читтә бер ел урман кискән. Ә урман кисеп караучылар бу эшнең ир-атлар өчен дә җиңелләрдән түгел икәнлеген яхшы белә.
- Тракторда плугар булып та йөрергә туры килде. Аннан соң колхозда бераз бозаулар карадым, пенсиягә чыкканчы колхозда гел сыер саудым, – дип сөйли Елена Фляконтовна.
Ульяновка авылы янәшәсендәге Нагорный бистәсе зур түгел. Елена әби шушындагы йортларның берсендә улы – әфган сугышы ветераны Николай Николаевич белән яши. Әтиләре – гаилә башлыгы Николай Кузьмич 2014 елда мәрхүм. Ул гомере буе колхозда тракторчы булып хезмәт куйган.
Биш бала үстергәннәр Ермолаевлар, бер уллары инде мәрхүм. Балалары әниләренең туган көненә табын көйләгәннәр. Елена Фляконтовнаны районнан да килеп тәбрикләделәр. Район башлыгы Рамил Айбатов бүләген һәм тәбрикләвен юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова ирештерде.
Районнан социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина әйтүенчә, узган 2024 елда районда 46 кешегә – 90, 11 якташыбызга – 95, ике әбиебезгә 100 яшь тулган.
Елена әби бик зиһенле. Русча да, чувашча да аралаша, аның белән әле татарча да сөйләшеп була.
-Яшь чакта унике татар кызы белән эшләгән идем. Татар теленә алар өйрәттеләр, - ди ул.
Нагорный әбисе һәр көнне диярлек китаплар укый икән. Район яңалыкларыннан да хәбәрдар: китаплары янында “Наш Черемшан” газеталары ята.
Автор фотолары һәм видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев