Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманнан Зөлфия Сөләйманова үз эшен ачкан

Эшкуарлык ул теләсә кем булдыра ала торган шөгыль түгел. Алай да физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның тәвәккәлләп, үз эшләрен башлап җибәрүе куанычлы.

Лашман авылыннан өченче төркем инвалид Зөлфия Сөләйманова кайбер сау-сәламәт кешеләрнең дә кыюлыгы җитмәгән эшкә алынган, ул шарлар белән бизәү буенча шөгыль тапкан.

- Мин ике ел элек эштән кыскартылуга эләккәч, район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Андагы белгечләр, шул вакытта ук, дәүләт ярдәме белән шәхси эш башлау мөмкинлеге хакында әйттеләр. Тик анда минем ниндидер идеям юк иде әле, - диде якташыбыз. – Бер сәүдә үзәгендә урын арендалап эшлим. Төрле бәйрәмнәргә, чараларга заказчының теләге буенча шарларга язулар, рәсемнәр ябыштырам, заллар да бизим.

Инде 23 ел инвалид булган Зөлфия апа мәшгульлек үзәге аша бирелгән финанс ярдәменә үзенең акчаларын да кушып, кирәкле җиһазлар, материаллар сатып ала. Эш тәртибен интернеттан өйрәнә.

- Эшне оештырып җибәрергә улым ярдәм итте, әле дә киңәшләрен биреп тора, материал алып кайтырга да ул булыша, - диде Зөлфия Сөләйманова. – Яңалыклардан артта калмас өчен киләчәккә карап эшләргә, осталыкны арттырырга кирәк, үзем кебекләр белән дә киңәшәм.

Инвалидлар декадасы алдыннан ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта да безнең райондагы әлеге эшмәкәрне мактап телгә алдылар. Журналистлар белән очрашуда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен нинди чаралар оештырылачагы, аларга нинди түләүләр тиешлеге турында сөйләделәр.

Республикада мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерүнең комплекслы программасы гамәлгә ашырыла. Татарстанда 112 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшли, аларда инвалидларга ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, 17 тернәкләндерү үзәге һәм алты социаль- тернәкләндерү бүлеге, 21 дәүләтнеке булмаган оешма бар. Алардан ел саен 19 мең татарстанлы файдалана.

Декада кысаларында районда байтак чаралар узачак. Декабрьнең беренче сишәмбесендә – 5 декабрьдә район башлыгы Рамил Айбатов мөмкинлеге чикле якташларыбызны кабул итәргә җыена. Кабул итү иртәнге сәгать 9да башланачак. Аңа 2-59-00 телефон номеры буенча алдан язылырга мөмкин.

Безнең районда  мөмкинлеге чикле 1466 өлкән кеше исәпләнә, шуларның 217се – беренче, 724се – икенче, 525се өченче төркем инвалид. Болардан кала, физик мөмкинлеге чикле 74 бала яши.

 

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев