Лашманда яшәүче Сания Талипованы 90 яшьлек юбилее белән котладык
Лашман авылында гомер кичерүче Сания Гарип кызы Талипова шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте – аңа 90 яшь тулды.
90, 95, 100 яшьләрен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү безнең районда күптән матур бер традициягә әйләнде.
Район хакимияте, авыл җирлеге, социаль яклау бүлеге, район газетасы вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне.
Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлыкны күреп, без дә сөенәбез. Әби-бабайларның күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.
Сания апа янына да без шулай бергә - берничә кеше килеп кердек. Бүген ул улы Зәкәрия һәм килене Наҗия тәрбиясендә яши. Әби үзе аягын сындырган булган икән, шуңа да авыр гына атлап йөри, шулай да йөзе ачык, күңеле күтәренке. Аны туган көне белән котларга балалары, туганнары, оныклары һәм оныкчыклары да кайткан.
Андижанда туган кыз Лашман авылында үскән. 23 яшендә ул язмышын авылдашы Мисбах улы Минзәки белән бәйли. Алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә озак еллар колхозда хезмәт куйганнар. Сания апаны бала хәсрәте дә читләп узмаган - бер баласын соңгы юлга озаткан.
Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан бик кәнагәть әби - җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге – балалары, туганнары янында. Алар бу йортта еш кунак, әниләренең хәлен белешеп кенә торалар. Юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде ул. Сания әбигә киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телисе килә.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев