Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанкадан Любовь Сурикова җитмешләп картина чиккән

Казанка авылында яшәүче Любовь Сурикованың җитмешләп картинасы бар. Тугыз бала анасының күпчелек эшләре үзендә саклана. Алар балаларының өйләрендә дә урын алган, якыннарына, туганнарына да бүләк ителгән.

Якташыбыз картиналарны чукмарлап (крестиком) чигә. Андагы шундый вак шакмакларны гади күз белән генә күреп тә булмый. Билгеле, 70 яшьлек Любовь Ивановна да яраткан эшенә алынганда күзлек кия.

-Чигү - яраткан шөгылем, физик хезмәт башкарып арыганнан соң, кулыма киергегә тарттырылган канва һәм энә белән җеп алам, мин шулай ял итәм, - ди әңгәмәдәшем. – Яшь вакытта ук чигәргә ярата идем, ә инде гаилә корып, балалар үстергәндә аңа вакыт җитмәде. Пенсиягә чыккач, әлеге хоббиема кабат керешергә мөмкинлек булды. Инде менә 20 елда җитмешләп картина чиктем.

Якташыбызның “Минем гаиләм” дип аталган картинасы районның туган як тарихы музеенда оештырылган “Ветераннар – милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклаучылар” дигән бәйге-күргәзмәдә дипломга ия булган. Шул ук эше белән Казанда да танылган.

Бу картинасы аңа аеруча кадерле, ул ишле гаиләсен төсле җепләр белән чиккән. Оста үзенең 60 яшьлек юбилеена шундый бүләк ясап, балаларын да сөендергән.

-Мин табигать күренешләре, аеруча атлар чигәргә яратам, - ди Любовь Ивановна. – Интернеттан үземә ошаган фотоны сайлап алам, ә чигү схемасын балалар компьютерда махсус программа аша чыгарып бирә. Канваны (тукыма), рамнарны интернет аша заказ биреп кайтартам. Ә менә җепләрнең төсләрен җентекләп сайларга (аларның төсләре номерлап бирелә) кирәк, аны кызым алып кайта.

Схеманы картнага әйләндерү өчен, аның зурлыгына карап, берничә ай вакыт кирәк. Любовь Сурикова алмаз мозаикасы белән дә берничә картина эшләгән, тик энә белән чигүгә җитми икән.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев