Иске Кадидан Шәриповлар: Печәннән кергән акчага бозаулар алабыз
Иске Кадидан Әлфинә һәм Илдар Шәриповлар 14 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шәхси хуҗалыклары белән безне хуҗабикә таныштырды, бу көнне Илдар эштә иде.
Әйтерсең бер авырлыгы юк
Аларның хуҗалыгында - 14 баш терлек, малларны симертеп суялар. Әлфинә Әсхәт кызы алар турында шулкадәр бирелеп сөйли, әйтерсең, бу хезмәтнең бер авырлыгы юк кебек.
-Бу йортка килен булып килгәнемә 25 ел. Авыл җирендә яшәгәч, малсыз тормадык, сыер да асрадык. Сөтлебикәне үткән елда гына бетердек. Күпләп мал асрап, итчелек юнәлешендә эшләвебезгә дә 15 еллап, - ди ул. – Ирем – нефтьче, дүрт көн эшли һәм шулкадәр үк ял көне, үзем – хат ташучы, атнага өч көн эшлим, буш вакытыбыз күп. Тырышып эшләсәң, кереме дә яхшы.
Шәриповларның 25 гектар җирләре дә бар, анда печән үстерәләр. Үз малларына да җитә, сатуга да кала.
Ун тонналап фураж кирәк
-Кырыбыз Тукай поселогында яшәүче апалар (Гөлия һәм Рөстәм Дәүләтшиннар) белән уртак. Алар да малны күп тота. Ирем эштә вакытта җизни эшли, бүген дә ул печән җыю белән мәшгуль, - ди Әлфинә Әсхәт кызы. – Беренче чапканы яңгырларга да эләкте, хәзер коры көннәр башлангач екканын җыялар. Җәй дәвамында ике тапкыр уңыш алабыз. Беренчесеннән 300ләп төргәк печән җыелыр дип торабыз. Ике хуҗалыкка җитәрлек калдырабыз, артканын сатабыз.
Печәннән кергән акчаны фураж, бозаулар сатып алуга тоталар. Зур хуҗалыкка бер елга ун тонналап фураж кирәк икән. Шәриповлар ай саен диярлек бар баш мал суеп саталар. Аларның үз клиентлары бар. Малларны кабак ашатып симертәләр: ите тәмле була, ди.
Сәнәкне сирәк кулланалар
-Хәзер бит инде элеккеге кебек сәнәк белән күтәреп печән өймибез. Хуҗалыктагы эшләрнең күпчелеген трактор белән башкаралар, - ди хуҗабикә. – Печән төргәкләрен кирәк кадәр генә алып кайталар. Аны печәнлеккә урнаштырганда улларыбыз булыша, төргәкләрен трактор күтәрә. Фураж кайтаруны да алар авылда вакытта башкарырга тырышабыз.
Тырыш хуҗаларның тракторы - үзләренеке, аңа кирәкле тагылма агрегатлар да бар. Бакчадагы печәнне дә мотоблок белән чабалар. Каникулга кайткан студент уллары Раил - барлык эшләрдә дә булышчы.
Ялны да онытмыйлар
Шәриповларның хуҗалыклары зур булса да, ял итеп алырга да җай табалар.
-Безнең җылы якларга барганыбыз юк, шулай да бер ялсыз да эшләмибез. Берничә көнгә Казанга балалар янына барып, күңел ачып, ял итеп кайтабыз, - ди Әлфинә. – Рәхмәт күршеләргә, тынычлап чыгып китә алабыз. Иркәнур апа белән Рәис абый олы яшьтә булсалар да, хуҗалыкны алып калалар, үземнең абый да ярдәм итә.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Әлфинә сеңлебез бик уңган, тырыш булды.Әти-әнисе дә гомер буе колхозда эшләде.Илдарга пар килде.Шәрипов Хәлил белән Гөлсем апа да тырыш кешеләр ....
0
0