Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Иске Кади авылыннан Кәүсәрия Нуретдинова 3 яшендә телсез кала

Иске Кади авылында яшәүче Кәүсәрия Нуретдиновага 85 яшь. Сөбханаллаһ, аңа һич бу яшьне бирмәссең. 3 яшеннән колаклары ишетмәгән якташыбыз һич боегып тормый, бик ачык күңелле, елмаеп кына тора.

Балачактан авыр сынау

Кәүсәрия әбинең язмышы турында безгә кызы Роза сөйләде, якташыбыз кызы тәрбиясендә яши. Әби, кул ишарәләре белән, безнең белән үзе дә “сөйләшеп” алды.

-Әни өч яшь вакытында хушын югалтып егыла һәм аңына килгәч, сөйли алмый торган булып кала. Моны ул вакытта балага күз тигән дип аңлаталар, - ди Роза Габделбарый кызы. – Кызны больницага алып бармыйлар. Бу - сугыш вакыты, бабай авырган, әбинең больница юлларында йөрергә мөмкинлеге булмый. Зур гаиләдә алты бала үсә, ир туганнары, бер-бер артлы авырып, яшь вакытта ук дөньядан китәләр. Алар апасы белән үсәләр.

Хезмәт, мәхәббәт һәм җиңү

Якташыбыз олыгаеп кына булса да (40 яшендә) тормышка чыга, авылдашы Габделбарый белән гаилә корып, 42 ел гомер итәләр, ул һәм кыз үстерәләр.

Кәүсәрия 14 яшеннән фермага эшкә бара: бозаулар, атлар карый. Аннан соң, пенсиягә чыкканчы фермада сыер савучы булып эшли, гел алдынгы була, Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

-Әнинең абый белән мине чанага утыртып фермага алып барганы хәтердә. Үсә төшкәч, үзебез дә аңа булыштык, - ди кызы. – Әни гомер буе авыр хезмәттә булды. Аягыннан резина итекләр төшмәде. Шул сәбәпледер инде,  аяклары авырта, соңгы өч-дүрт елда махсус җайланма белән генә хәрәкәтләнә. Шулай да ул эшсез торырга гадәтләнмәгән, куллары тик тормый. Төсле җепләрдән ыргак белән төрле япмалар бәйли.

Газета - күңел ачкычы

Кәүсәрия әби укый белмәсә дә, “Безнең Чирмешән”нең тугры “укучысы” дияргә була. Ул район газетасы килү белән аны карап чыга, фотолар белән таныша, аннан соң кызы аны кызыксындарган язманы аңлатып бирә. Балалары мәктәптә укыганда аны үзенең һәм балаларының исем фамилияләрен укырга өйрәткәннәр, саннарны да таный.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Это моя тётя, мамина родная сестра. Несмотря на то, что она не слышит, она знает всё. Диву даешься тому, как у неё всё хорошо получается. Детей воспитала достойных, а ведь ей никто не помогал. Яратам апабызга исэнлек, тоныч тормыш тел и без. Исэнсау бул, Кеусэрия апа.