Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади авылы турында икенче китап бастырырга әзер

Быел Иске Кади авылы тарихы турында икенче китап дөнья күрергә тиеш. Ул тикшерелгән, бастырырга әзер, бары фотолар өстәргә генә калган.

Бу эшнең инициаторы - әлеге авыл килене Фәния Хәмидуллина. Басмага материал туплауга 2020 елда күмәкләп керешәләр. Әлеге эштә 25ләп искекадилы катнаша.

- Берәүләр район газетасында авылдашлар турында язылган материалларны җыйды, икенчеләре, йорт саен кереп, һәр гаиләнең тарихын язды, - диде Фәния Баязит кызы. – Авылдашлар бик тырыштылар, рәхмәт. Мин материалларны бергә туплап яздым. Редакторларга биреп тикшерттем, балаларым да ярдәм итте. Быел бу басма укучылар кулына барып җитәр дип өметләнәм.

Өч ел тупланган материаллардан 750 битле китап басылачак. Анда 510 гаилә язмышы урын ала. Шуларның 359сы Иске Кади авылыныкы, моннан кала Тукай һәм Якты Тау авыллары халкы турында да язылган.

- Әлеге китапка нигезләнеп, һәр нәсел үз шәҗәрәсен дә төзи алыр дип уйлыйм. Авылыбыз тарихында зур эз калдырган, җитәкче урыннарда эшләгән якташлар турында да мәгълүмат бар, - диде китап авторы. – Авылыбыздан чыккан шагыйрьләребезнең шигырьләренә дә урын таптык.

300 данә тираж белән, китап авылдашлардан җыелган акчаларга басылачак.

- Финанс җитеп бетмәсә, кредит алырга уйлап торам, - диде Фәния апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев